Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Малькевич Иннополиста электрон тавыш бирүне сынап карарга тәкъдим итте

Федераль эксперт төбәк сайлауларны үткәрүдә инновацияләр буенча ил лидерларының унлыгына керә ала, дип саный.

Татарстан электрон тавыш бирүне үткәрүгә әзер. Бу яңалыкны республика якын арада бер торак пункт мисалында сыный ала. Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләренең мәгълүмати үзәгендә узган онлайн-конференциядә РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич шундый тәкъдимне яңгыратты.

«Татарстан электрон тавыш бирүгә әзер. Бер торак пункт масштабында дәүләт хезмәтләре порталында җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча тавыш бирергә, системаны сынап карарга мөмкин. Кешеләр порталда авторизацияләнүнең, электрон бюллетеньнең ничек җиңел булуын күрәчәкләр. Хакимият һәм профильле структура өчен бу уңай тәҗрибә булачак. Республикада моңа барысы да әзер, төбәк бу өлкәдә лидерлар унлыгына керә ала. Әйдәгез, Иннополис территориясендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча электрон тест тавыш бирү уздырыйк», — диде ул.

Малькевич шулай ук тавыш бирү вакытында республиканы, аның милли характерын исәпкә алып, төрле фейклар белән актив рәвештә һөҗүм итәләр, дип билгеләп үтте. Әмма регионда "искиткеч реакция" ТР Президенты матбугат хезмәте,“Татмедиа" агентлыгы һәм телевизион каналлар дөрес эшли. Алар барысын да оператив рәвештә аңлаталар, халыкка хәбәр итәләр, дип саный спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса