Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә уникаль ярминкә узды [+ФОТОЛАР]

Әлмәт мөхтәсибәте моңарчы да хәйрия чаралары, социаль әһәмияткә ия акцияләр оештырып килде.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан алар «Изгелек ярминкәсе» оештырды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләрнең кул эшләнмәләрен халык алдына тәкъдим итеп, сатудан кергән акчаларны авторларның үзләренә тапшырдылар. 
– Мондый акция бездә тәүге тапкыр уза. Моңа кадәр ул музейларда, 
төрле учреждениеләрдә үткәрелеп килде. Без быел менә үзебезнең мәчеттә дә аны уздырырга уйладык. Физик мөмкинлекләре чикле балаларга, инвалидларга ничек тә күбрәк кеше ярдәм кулы сузсын иде. Андыйлар арасында бик күп талантлар бар. Аларны күрергә, ярдәм итәргә, аралашырга тиешбез, - диде Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса