Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә туй ясау күпмегә төшә? [+ФОТОЛАР]

Туй - ике гашыйкның тормышында онытылмас һәм бәхетле мизгелләрнең берсе.

Тик акча мәсьәләсенә килгәндә затлы туй бәйрәменә кагылган исәпләр бары канатлы хыяллар исемлегендә генә кала. Банкет, кияү белән кәләшнең киемнәре, машиналар бизәү һәм башка вак-төяк өстәмә чыгымнар яшьләрнең кесәләренә бик каты бәрә. 


Барчасын кызыксындырган сорауга җавап бирү максатыннан шәһәрдә тикшерү эше уздырырга булдым. Исәпләү исемлеге нигезендә кәләшнең туй күлмәге 5000- 30000, фатасы 1000 – 2500, аяк киеме 1500 – 6000 сумны тәшкил итә. Әлбәттә, әлеге вакыйгага әзерләнгәндә мөһим урынны прическа һәм макияж алып тора. Аларга якынча 2000-3000 сум акча кирәк. Ә искиткеч чәчәк бәйләме 1500- 3000 сумга барып төшә. Эчке кием, маникюр, педикюр һәм башка вак-төяге белән бергә кәләшне әзерләү генә 30 - 50 меңгә чыга. 


Көндәлек тормышта ир-атка күп кирәкмәсә, аны туйга әзерләү процессы акча күләмен сизелерлек киметә. Аерым санаганда костюм 6000- 12 000, күлмәк 800- 2000, галстук 200 – 1000, аяк киеме 3000- 6000, каеш 500 һәм башка вак-төякләре 1000-2000 гә барып төшә. Кыскасы, кияүне туй мәҗлесенә әзерләү 20 – 30 меңгә чыга. Гашыйкларга һәм кунакларга машина арендалау 6- 9 000, аларны бизәү 1000 – 2000 гә чыга. 
Бүгенге көндә ЗАГСта язылышуга да шактый күп акча түләргә кирәк. Дәүләт пошлинасы 250 сум, тантаналы язылышу 1500 - 2400 гә чыга. 


Банкет мәҗлесенә әзерлек процессы бөтенләй “чишендерә”. Әлеге мәҗлесне уздыру өчен тиешле урын арендалау кеше саныннан тора икән. Бер кеше өчен 1500 – 2000 кирәк булса, 70 кеше өчен 140 мең дигән сүз. Моннан тыш, залны бизәү нәтиҗәсендә 35 – 40 мең сарыф ителә. 
Әлеге бәйрәм кирәгенчә кызык узсын өчен алып баручы хезмәтләрееннән башка булмый. Аңа 8 – 20 мең түләргә кирәк. Тынычлык теләсә нинди күңелле вакыйганың дошманы. Шуңа да музыкантлар мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Димәк , тагын 5 – 20 мең акча кирәк дигән сүз. 
Мул табын әзерләү кимендә 100 – 200 меңне тәшкил итә. 
Гомумән алганда, шәһәрдә истәлекле туй бәйрәме оештыру 400 – 500 меңгә чыга. Ә затлы туйга 600 – 800 мең акча кирәк икән. Бу саннарны күргәч, яшьләрнең шушы вакыйгага карата тискәре мөнәсәбәте тулысынча аңлашыла.

Гөлназ Фәхриева

Автор  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса