Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Әлмәттә салкын су бирүне вакытлыча туктатып торачаклар.
Бу 23 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8 дән эшләр тәмамланганчы булачак. Чикләү Гагарин урамының так ягындагы йортларга, шулай ук Ленин урамы, 33, 35, 36, 39, 40, 41, 46, 48, 50, 52 нче йортларга кагыла.