Әлмәттә «Кышкы каникуллар» бара
25 декабрьдән 29 ына кадәр мәктәп яны лагерьларында агитация-пропаганда чаралары бара.
Аларны Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең профилактика бүлеге, мәгариф идарәсе үткәрә. Балалар белән "ПДДны яхшы белүчеләр" темасына блиц-сораштыру үткәрелә. Дөрес җаваплар өчен ут кайтаргыч элемент бүләк ителә. "САКЛА" порталы тарафыннан тәкъдим ителгән төрле видеороликлар күрсәтелә. Тәүлекнең караңгы вакытында ут кайтаргыч элементларны куллану кирәклегенә аеруча басым ясала. Чаралар җәмгысе 21 мәктәптә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа