Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә куркыныч лампаларны тапшырырга була

Республикада куркыныч калдыкларны аерым җыюга юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Әлмәтнең җиде ноктасында куллануда булган терекөмешле лампаларны тапшыру өчен махсус контейнерлар куелган. Андый лампаларда куркыныч матдә саналган терекөмеш бар. Ул исә кешегә дә, әйләнә-тирә мохитка да тискәре йогынты ясый. Бер лампа таркалганда гына да 5 мең кубометр һава сулау өчен яраксызга әйләнә.
Шуны истә тотып, Әлмәттә түбәндәге адреслар буенча махсус контейнерлар урнаштырылды:
- Тельман ур., 51 («ЖЭУ-7»), 
- Шевченко ур., 126 («ЖЭУ-12»), 
- Гафиятуллин ур., 45 («ЖЭУ-10»), 
- Төзүчеләр пр., 68 (УК «Алсу»), 
- Бигәш ур., 131 («Көнбатыш капка» ТСЖ), 
- Түбән Мактама бистәсе, Заводская ур., 10 (МУП «Комфорт»), 
- Түбән Мактама бистәсе, Некрасов ур., 18а ((МУП «Комфорт»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса