Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хәрби-спорт уены узды [+ФОТОЛАР]

Кояшлы шимбә иртәсендә, 17 февральдә 100 дән артык кеше «Аҗаган» хәрби-спорт уенына ашыкты.

Ул 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында "Әтиләр советы" һәм «Боевое братство» җәмгыяте ярдәме белән оештырылды. Уенда әтиләр һәм бакчаның хәзерлек төркеме балалары катнашты, ә әниләр җанатарлар һәм хөкемдарлар ролен башкарды.
Бакча территориясе чын полигонга әйләнеп, анда хәрби-спорт гамәлләре җәелдерелде. Йолдызчыклар төсе белән аерылып торган командаларга «Мотострелки», «Биатлон», «Болото», «Минное поле» һәм «Секретное донесение» этапларын узарга туры килде. Монда инде индивидуаль хәзерлек кенә җитми, команда рухын тою да зарур иде. Уенда җиңелүчеләр булмады. Барлык катнашучылар да шоколад медальләр һәм истәлек вымпеллары белән бүләкләнде. Ә иң мөһиме - әтиләрнең балаларны тәрбияләүдә актив катнашулары. Балалар әтиләре белән бергә уйнаудан әйтеп бетермәслек шатлык хисләре кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса