Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә дә сугыш ветераннарына акча биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан кайбер категория кешеләргә акча бирү турында Указны имзалады.

Аның нигезендә сугышны узган гражданнарга 10000 сум акча биреләчәк. Указда Россия территориясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстониядә яшәүче РФ гражданнарына 2018 елның май-июнь айларында 10000 сум күләмендә бервакытлы түләү бирергә диелә. Ул Бөек Ватан сугышы инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга биреләчәк. Аларга "Ветераннар турында"гы Федераль законның 2 нче маддәсе 1 нче пункты 1 нче подпунктында күрсәтелгән гражданнар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса