Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә чүп контейнерларын юалар

Торак-коммуналь предприятиеләр эшчәнлеге моңа кадәр иң авырткан урыннарның берсе булып килде. Халык үзе дә моңа өлеш кертте. Бүген әллә кешеләр үзгәрде, әллә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр эш юнәлешен үзгәртте.

Йорттан ерактарак булгач, подьезд кырыйларына чүп ташлап калдырулар Әлмәттә еш күзәтелә иде. Административ комиссия утырышларында каралучы беркетмәләрнең күпчелеге нәкъ шундыйларга карата төзелде дә. Кешеләр шәһәрне пычрату юлына баруларына чүп машинасына өлгермәүләрен сәбәп итеп китерде. 


– Подьезд кырыйларына махсус контейнерлар куелу шәһәрне зур бәладән коткарды. Урамнарда, ишегалларында чүпле каплар аунап ятмый хәзер. Әлмәтлеләр аларның уңайлы булуын тойды. Беренчедән, машина көтәсе юк. Аннан соң без аларны аена бер тапкыр юдыртабыз. Махсус машина алдык. Шәһәр буенча евроконтейнерлар ташый торган машинаны өстәмә функциясе дә бар. Ул җиһазны урында ук дезинфикцияли, юа һәм кабат урынына куя, – диде «Экосервис» җәмгыяте генераль директоры Юрий Спирчин. 
Билгеләп үтелгәнчә, хәзер халыктан бу җәһәттән шикаятьләр керү туктаган. Шәһәр буенча 1208 евроконтейнер куелган. Узган ел авылларда да 36 мәйданчык ясалып, шунда бункерлар урнаштырылган. Юрий Спирчин әйтүенчә, аларны кую дәвам итәчәк. 2016 елдан батареялар җыю буенча проект эшли башлады. Ике ел эчендә 2,5 тоннадан артык иске батаеря җыелган. Алар беренче кат эшкәртелгәннән соң Чиләбе заводына тапшырыла икән. 
– Шәһәрдә макулатура, алюминий савытларны аерым җыю өчен секцияле чүп савытлары урнаштыру бара. Аларның санын арттыру өстендә эшлибез. Чүпләрнең һәрберсен аерым тапшырабыз. Мисал өчен, макулатураны Ульяновск, Казаннан да сорап мөрәҗәгать итәләр, – дип сөйләде безгә җитәкче. Шәһәрдә барлыгы өч секцияле 243 чүп савыты куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса