Әлмәттә автобус рейсларына үзгәреш кертелә
Җәмгыять

Әлмәттә автобус рейсларына үзгәреш кертелә

1 гыйнвардан башлана бу үзгәрешләр.

Әлмәт-Сөләй-Урсалбаш-Нәдер-Кәшер рейслары берләштерелә. Автобусның автовокзалдан китү вакыты – 5.50, 13.00, 17.20. 
Шулай ук Әлмәт - Борискино - Березовка - Кузайкино – Ерсубайкино рейслары да берләштерелә. Автобус автовокзалдан 5.30, 15.00 сәгатьләрдә китә. 
Бердәм машрутка Әлмәт - Елховой - Дальняя Ивановка – Клементейкино да кертеләчәк. Автовокзалдан китү вакыты – 5.25, 14.00 (чәршәмбе, шимбә, якшәмбе).