Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 6 нчы ТОС өлкәннәргә бәйрәм ясады [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә 2000 елда 34 территориаль иҗтимагый үзидарә төзелгән иде.

Әлеге ТОСлар беренче көннән үк актив эш җәелдерде. Иң мөһиме, алар өлкән яшьтәгеләрнең таянычына әверелде. Бүген предприятиеләре таркалып, сыеныр җирләре калмаган ветераннарның барыр җирләре бар. Менә хәзер дә Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ТОСларда бәйрәмнәр бара. 6 нчы ТОСның баш предприятиесе – “Ямашнефть” идарәсе. 6ны ТОСка бүген предприятиеләре булмаган тыл хезмәтчәннәре, ветераннар чакырылды. Чәй табыны артында алар “Радуга” яшүсмерләр клубына йөрүче балалар тарафыннан әзерләгән концерт карады, үзләре дә сугыш чоры җырларын башкарды. ТОС безнең өчен – икенче йортыбыз кебек, диләр алар. Һәрберсенең теләге бер –сугышлар гына кабатланмасын. Чөнки күбесе бу дәһшәтле елларны үз башларыннан кичергән, ятимлек ачысын татыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса