Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 101 җитәкчене җаваплылыкка тартканнар

Әлмәттә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Анда сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головинаның чыгышы тыңланды. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә көнкүреш коррупциясен киметү буенча нинди чаралар күрелүе белән таныштырды. Халык арасында уздырылган сораштыру күпчелекнең медицина оешмаларында чиратның күплегеннән зарлануын күрсәткән. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов та бу юнәлештә алып барылган эшчәнлекләрен бәян итте. Утырышта коррупциягә каршы прокуратура эшчәнлеге дә тыңланды. Шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гыймаев билгеләп үткәнчә, быел закночалыкны бозуның 149 очрагы ачыкланган. 101 урындагы затны җаваплылыкка тартканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса