Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иң җитез әтисен билгеләделәр [+ФОТОЛАР]

Милли тәрбия бирүне үзалдына максат итеп куйган татар гимназиясе икенче ел Әтиләр көнен зурлап уздыра.

Әле ноябрь азагында гына алар бер залга барлык әниләрне чакырып, «аһ» итәрлек бәйрәм уздырып җибәргән иде, инде янә әти-әниләр белән зур чара оштырырга да җитешкәннәр. Әниләр көне бар икән, димәк әтиләр дә үз дәрәҗәләрен белеп, бәйрәм итәргә тиешләр. 2014 елда оешкан Әтиләр советы әлеге тәкъдимне берсүзсез күтәреп ала һәм менә икенче ел инде алар декабрь башында спорт ярышлары белән гаилә бәйрәме уздыра. Шахмат, шашка, гер күтәрү, волейбол, йөзү, кызыклы эстафета - әтиләр үзләренә охшаган мәйданчыкны үзләре сайлый. Монда җиңүче дә, җиңелүче дә юк – очрашуның төп максаты гимназия эшчәнлегенә һәм тормышына әтиләрне җәлеп итү. 
– Әтиләр көне уңаеннан спорт ярышларын оештыру – иң отышлысы дип санадык. Һәр сыйныфтан теләге булган әтиләрне чакырдык. Шулай итеп 120 ләп теләк белдерүче булды. Ярышлар берничә урында бара. Төп максатыбыз - әтиләр үрнәгендә балаларны тәрбияләү. Күргәнегезчә, күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып баралар һәм үз балаларына үрнәк булып торалар, - дип сөйләде гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина. 
Аннан мондый әтиләр очрашуының тагын бер уңай ягы бар – гимназиягә гел йөрмәгән әтиләрне дә уку барышына җәлеп итеп була. Шәт, мондый чаралар соңгысы булмас һәм башка мәктәпләр дә татар гимназиясеннән үрнәк алыр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса