Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча ябыла
Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора.
Бу капиталь ремонт һәм электр челтәрләрен, коммуникацияләрне тоташтыру белән бәйле. 21 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә, 22 декабрьдә 7.00-14.00 сәгатьләрдә учреждение авыруларны кабул итә алмаячак. Алдан ук бу көннәргә поликлиникага язылган әлмәтлеләрне биредә 23 декабрьдә көтеп калалар. Медицина учреждениесе җитәкчелеге тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа