Әлмәтнең 21 кешесен интернат-йортларга җибәргәннәр
Җәмгыять

Әлмәтнең 21 кешесен интернат-йортларга җибәргәннәр

Картлык шатлык түгел, диләр.

Кайберәүләр өчен бу, чыннан да, шулай.

Әлмәт социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, үткән ел төбәктә гомер кичерүче 7 пенсионер психоневрология, 14 кеше картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына җибәрелгән. 23 кешегә караучы билгеләнгән. Гомумән алганда, бүген «Опека» үзәге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалид булган 901 кешенең өйләренә барып хезмәт күрсәтәләр. Аларның 454 е шәһәрдә яши, калганнары авылда.