Әлмәтлене туган көнен үткәргәндә тотканнар
Әлмәт приставлары алимент түләүдә бурычы күп җыелган әлмәтлене туган көнендә тоткарлаган.
Ирнең 600 мең сумнан артык бурычы җыелган булган. Приставлардан качып, ул өенә кайтмыйча йөргән. Шуңа туган көнен дә әнисе янында үткәрергә уйлаган. Әлмәтнең суд приставлары бурычлы ирне дуслары белән бергә табын артында утырганда тотканнар. Аның кыйммәт торучы смартфонын конфискацияләгәннәр һәм аңа карата «Балаларын яки хезмәткә яраксыз ата-аналарын тәрбияләүгә акча бирмәү» маддәсе буенча эш кузгатканнар. Закон бозган иргә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа