Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Тукай әкиятләренең серен ачты [+ФОТОЛАР]

29 нчы «Диңгезкәй» балалар бакчасында Габдулла Тукай атналыгы кысаларында җылы очрашу узды.

Укыту-тәрбия процессында тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан ел да 29 нчы «Диңгезкәй» балалар бакчасында куст-методик берләшмә (КМО) утырышы уза. Быелгысы Габдулла Тукай атналыгына туры килеп, шагыйрь иҗатына багышланды. 

«Диңгезкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча алып барыла. Бакчада алты төркемнең берсе татар төркеме санала. «Салават күпере» төркемендә балалар белән бик еш театральләшкән чыгышлар әзерлиләр, әдәби кичәләрне дә һәрдаим оештырып торалар. 
Быелгы методик берләшмә утырышы «Театр аша балаларның иҗатын үстерү» темасына багышланды. Балалар өчен классик әсәрләрнең берсе - «Су анасы»н сайлауның да бер хикмәте бар: балалар әлеге әкиятне яратып ятлый һәм аның тәрбияви элементы да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен актуаль. 
Шәт, тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куйган мондый очрашулар соңгысы булмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса