Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр тарихка кереп кала алачак

Әлмәтлеләр «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясендә катнашып, тарихка кереп кала ала. Әлмәт туган якны өйрәнү музее 13-20 февраль көннәрендә шундый акция уздыра. Ул Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына, Татарстан нефтенең 75 еллыгына, ВЛКСМның 100 еллыгына багышлана.

Бу көннәрдә әлмәтлеләр үз коллекцияләрен, фоторәсемнәрен, архив документларын, китапларын, сәнгать эшләнмәләрен, тарихи әһәмияткә ия булган теләсә нәрсәне музейга бүләк итә ала.
Акциягә өлеш керткән әлмәтлеләрнең исемнәре «Бүләк итүчеләр почетлы китабы»на кертеләчәк. 
Бүләк итүче музейга үзе килә алмаса, яки бүләк зур үлчәмле булса, музейга шалтырату җитә. Фоторәсемнәрнең, документларның күчермәләрен zvinera@yandex.ru электрон адресына юлларга була. Фоторәсемнәргә анда кемнәр төшерелгәнлеге, төшерелгән елы турында мәгълүматлар өстәргә генә кирәк.
Акциядә катнашучылар өчен төрле номинацияләр игълан ителгән:
«Эксклюзив» - иң гадәти булмаган әйбер; 
«Иң борынгы»;
«Әйбер-легенда»;
«Чор предметы»; 
«Иң беренче» - иң беренче бүләк китерүчегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса