Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр күз авырулары турында белеште

«Әлмәтлеләрнең сәламәтлек кенәгәсе» шушы көннәрдә күз авыруларын кисәтү хакындагы белемнәр белән тулыланды.

21 ноябрь көнне «Ветеран» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә пациент мәктәбенең чираттагы дәресе үтте. Аны сәламәтлек саклау идарәсе белән медицина профилактикасы үзәге, район ветераннар советы оештырды. Лекцияләр белән ЦРБның һәм 3 нче поликлиниканың табиб-офтальмологлары Әлфисә Камалиева белән Юлия Волковалар чыгыш ясады. Мәктәп тыңлаучыларының «сәламәтлек кенәгәсе» яңа белемнәр белән тулыланды. Чакырылган пациентлар, аларның туганнары катаракта, глаукома, макулодистрофия, диабетик ретинопатия авырулары, аларның чагылышы һәм табибка кайчан барырга кирәклеге турында белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса