Әлмәтлеләр игътибарына
Пенсия фондының Әлмәт шәһәре һәм районындагы идарәсе пенсияне дәүләт өстәмә финанславы программасында катнашучыларга тупланма пенсиягә 2000 нән алып 12000 сумга кадәр күләмдә 2017 ел өчен ирекле взносны 2017 елның 25 декабренә кадәр түләү зарурлыгы турында искәртә.
Шуңа да игътибар итәргә кирәк, агымдагы елның 25 декабренә кадәр тулаем еллык взносы 2000 сумнан ким булучылар, кызганычка каршы, 2017 ел йомгаклары буенча дәүләт өстәмә финанславына исәп тота алмый.
Шуңа бәйле рәвештә страховкалаучыларга (оешмаларга) өстәмә финанслау программасы кысаларында 2017 елның декабрь ае өчен тупланма пенсиягә өстәмә иминият взносларын 25 декабрьдән дә соңга калмыйча тотып калырга һәм күчерергә кирәк. Ә инде декабрь өчен 2018 елның 1 гыйнварыннан соң күчерелгән өстәмә иминият взнослары түләүләре 2018 ел белән исәпкә алыначак, чөнки кайсы түләүнең елга каравы түләү башкарылган дата буенча билгеләнә (эш бирүче «түләү чоры»нда нинди дата күрсәтүгә бәйле булмаган рәвештә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа