Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр фото бәйгесендә катнаша ала

Әлмәтлеләр «Минем кече Ватаным» республика фотопроектында катнаша ала.

«Бердәм Россия» тарафдарлары Татарстанда әнә шундый проектка старт бирде. Проект яшь буын арасында патриотик кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән, фоторәсемнәр ярдәмендә мәдәни һәм милли мирасыбызны саклап калу максатын күздә тота.
Фотопроект 9 декабрьдән киләсе елның 15 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Анда 21 яшькә кадәргеләр - муниципаль, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә яшьтәге, урта һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары катнаша ала. Бәйгегә эшләр цифрлы вариантта түбәндәге электрон адреска юллана: rgo.photoproject@mail.ru.
Проект положениесе белән ВКда рус географик җәмгыяте тарафдарларында, шулай ук «Бердәм Россия»нең Татарстандагы җирле бүлекләрендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса