Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр 8 нче нормативны тапшырачак

25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия студентлары көне кысаларында Яшел Фитнеста 8 нче нормативны тапшыру булачак.

Безнең һәркайсыбыз узганда теге яки бу уку йорты студенты булган. Күпме генә еллар узса да, ул чор онытылмый. Быел Әлмәттә Яшел Фитнес тарафдарлары студентларны бер-берсе белән аралаштыру максатыннан әлеге датаны тагын бер чара белән билгеләп үтәргә карар итте. 28 гыйнвар көнне "Алнас" стадионы залында «Челночный бег 3х10» дигән күнегү буенча 8 нче нормативны тапшыру балачак. Йөгерүнең әлеге төре кыска гына дистанцияне юнәлешне кисәк үзгәртеп кабат-кабат узуны күздә тота. Мондый төр йөгерү кешеләрдә чыдамлык, җитезлек, реакция тизлеге кебек сыйфатларны көчәйтергә ярдәм итә. Моннан тыш, тренировкада әйләнмәле грифлы турникта иптәшләрең белән ярышу һәм кире рульле велосипедта йөреп җитезлегеңне сынау мөмкинлеге дә булачак.
Ярышларда катнашырга теләүчеләр үзләре белән икенче аяк киеме алып килергә тиеш. Керү ирекле.
«Челночный бег 3х10» күнегүе буенча норматив: - Хатын-кызлар: 10 секунд. - Ирләр: 9 секунд. - Командалар: иң аз вакыт (барлык катнашучыларның вакытын кушып исәпләнә).
Программада: - Гомуми разминка - категорияләр буенча норматив тапшыру - Upperbody (гәүдәнең өске өлешенә комплекс) + TNT (аяклар) - Балалар зонасы. 
Ихтыяр көчеңне сынап кара - иң яхшы булырга тырыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса