Әлмәтле Әстерханнан приз белән кайтты
Әлмәтнең олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүче йөзү буенча Бөтенроссия ярышларыннан бронза медаль белән кайтты.
Ярышлар 2001-2003 елгы егетләр һәм 2003-2005 елгы кызлар арасында Әстерханда үтте. Анда РФнең төрле шәһәрләреннән 900 спортчы килгән иде. ТРның җыелма командасы составында чыгыш ясаган Владислав Акишин (тренеры Светлана Вәлиәхмәтова) 200 метрлы дистанциягә комплекслы йөзүдә өченче призер булды. Татарстанлылар тагын бер көмеш һәм бер бронза медаль яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа