Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә “Изуми” урам театры килде [+ФОТОЛАР]

Бүген нефтьчеләр башкаласына Казанның “Изуми” урам театры килде.

Алар “Ак тылсымчылар” (Белые волшебники” ) тамашасын күрсәтте. Тамаша башта Шарлавыклы буалар мәйданчыгында үтте. Аннан ул “Татнефть” ААҖ бинасы каршындагы Яңа ел шәһәрчегенә күчте. Ап-ак киемдәге әкият геройларын әлмәтлеләр яратып кабул итте. Яңа елда могҗиза буламы? Әлбәттә. 
– Без төрле җирләрдән җыелган артистлар. Арабызда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан килүчеләр дә бар. Ходулистка Әлмәт кызы – Нада Әль-Әйюби. Бүген без алты кеше килдек. Гомумән алганда, безнең команда бик зур. Аны цирк, театр, драма артистлары, музыкантлар, гимнастлар тәшкил итә. Бер спортчыбыз да бар. Безгә шәһәрләр буенча чыгышлар белән йөрү бик ошый. Әлмәткә икенче тапкыр килүебез. Ике ел элек килгәндә 30 градустан артык салкыннар иде. Шулай булса да, безне бик җылы кабул иттеләр, хәтта артыбыздан мәйданчыктан мәйданчыкка йөрүчеләр дә булды, – диде театр артисты Мона Лиза. 
Бу юлы да әлмәтлеләр “Изуми”лыларны яратып кабул итте, зурлар да, балалар да тамашаны кызыксынып карады. Азактан һәркем алар белән фотога төшәргә ашыкты. 
Шунысын искәртеп узарга кирәк, “Изуми” урам театры чыгышлары “Паркларда кыш” республика Яңа ел программасы кысаларында оештырылган. Моно Лиза билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникулларында мондый күренешләр белән республика шәһәрләре буйлап йөрү күркәм традициягә әйләнгән. Кичке сәгать 7 дә әлмәтлеләрне тагын бер чыгыш көтә. Бу юлы урам театры Үзәк чыршы мәйданында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса