Әлмәт юлларын ремонтлауга 1,768 млрд сум каралган
Җәмгыять

Әлмәт юлларын ремонтлауга 1,768 млрд сум каралган

2018 елда шәһәр һәм районның автомобиль юлларын ремонтлауга төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 1,768 миллиард сум акча (узган ел 1,2 млрд) тотылачак.

Ремонтлау өчен юллар кешеләрнең «Халык контроле»ндә, җыелышларда, депутатлар күтәргән мөрәҗәгатьләр буенча сайлап алынган. Казан – Оренбург, Кузай-Норлат, Чаллы-Зәй-Әлмәт, Әлмәт-Лениногорск юллары, 14 авыл җирлегендә 24 урам, шәхси сектордагы 19 урам, 40 ишегалды территориясе, Урсала, Петуховка, РТС, Иске Әлмәтнең 15 урамы ремонтланачак. «Татнефть» ААҖ шәһәрнең 9 урамын ремонтлауга, велосипед юллары төзелешенә акча бүлеп бирә.