Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучысы 500 мең сум отты

Әлмәттә 16 яшьлек Азат Хәсәншинның рус телен өйрәнү буенча стартабы 500 мең сумга лаек булды.

Kazan Startup Weekend 2017 дә ул «Как правильно» дигән стартабы өчен венчур инвесторы Александр Румянцевтан ярты миллион сум акча отты. 
«Безнең хәзер үз сайтыбыз бар, һәм без 20 мең файдаланучыны җәлеп итеп, аны шушы акчага рекламаларга һәм алар өчен мобиль кушымта да эшләргә ниятлибез. Гомумән, үз мисалымда мин 16 яшьтә дә стартапны уңышлы эшләтеп җибәрергә мөмкин булуын расларга телим. Моның өчен теләк кенә кирәк. Калганы өчен Татарстанда бөтен шартлар да, ярдәм итүчеләр дә бар», — дип фикерләре белән уртаклаша Азат Хәсәншин. 
Александр Румянцевның Азатка беренче тапкыр гына булышуы түгел. Ул аңа Сколковода бер тапкыр акча биргән булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса