Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт оешмаларына яңа җитәкчеләр билгеләнде

«Әлмәт-Водоканал» АҖ генераль директоры итеп Илнар Мингали улы МИНҺАҖЕВ билгеләнде.

Илнар Мингалиевич 1985 елда Яңа Чишмәдә туган. 2007 елда «инженер, су белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш универститеты тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2007 елда «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» җәмгыятендә баш инженер булып башлаган. Әлмәткә билгеләнгәнчегә кадәр Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булып эшләгән. 
Элек «Әлмәт-Водоканал» АҖ генераль директоры булып эшләгән Раушан Газизҗан улы ХАФИЗОВ «Светсервис» директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Раушан Газизҗанович 1966 елда Оренбург өлкәсе Первомайский районы Ленин совхозында туган. 1986 елда «инженер-җылылык энергетигы» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Мөслим районының «Алга» колхозында башлап, шушы дәвер эчендә бик күп урыннарда җитәкче вазифаларында эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса