Әлмәт дәүләт нефть институтында Ачык ишекләр көне булачак.
Институт булачак абитуриентларны һәм ата-аналарны 31 мартта сәгать 10 да уку йорты белән танышырга чакыра. Теләге булган кешеләр Ленин урамы, 2 нче йорт, А-219 аудиториясенә килә ала. Программа буенча институтның уку лабораторияләре буенча экскурсия, институтка укырга керү кагыйдәләре белән танышу, факультет деканнары,
кафедра мөдирләре, мөгаллимнәр белән очрашып аралашу күздә тотыла.