Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт музее хатлар җыя

Әлмәт туган якны өйрәнү музее «Тарихи хәтер» проектында катнаша. Аның төп юнәлешләреннән берсе – Бөек Ватан сугышы чорларыннан калган әйберләрне табу һәм саклау. Музейда шактый гына зур коллекция җыелган инде. Арада иң кыйммәтлесе - фронттан килгән хатлар.

Музей төбәкара эзләнү экспедициясеннән кайтарылган табылдыклар белән аеруча горурлана. Алар барысы да Волгоград өлкәсе Городищенский районы Вертячий хуторы тирәсеннән табылган. Монда немец противогазлары да, ботинка үкчәләре дә, кружка, гильза, медальоннар да бар. Алар 70 елдан артык җирдә яткан. Музейда фронттан килгән хатларны кадерләп саклыйлар. Аларны яңарталар, күчермәләрен ясыйлар.
2017 елның апрелендә «Тарихи хәтер» бөтенроссия проекты кысаларында «Сугыш еллары хатлары» дигән акция җәелдерелгән иде. Әлмәт музее битараф булмаган райондашларыбыздан акциядә катнашуларын, гаиләләрендә сакланган хатларны алып килеп күчермәләрен ясатуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса