Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт «моржлар»ы зур чарага әзерләнә [+ФОТОЛАР]

Салкын суда коенырга яратучылар 19 гыйнвар көнне булачак Качману коенуларына әзерләнә.

1976 елда Әлмәттә «Айсберг» кышкы йөзү һәм чыныгу үзәге, яки икенче төрле әйткәндә моржлар клубы төзелгәндә Михаил Землянов кебек энтузиастлар нибары 15 ләп кенә булса, бүген инде биредә 100 гә якын актив морж исәпләнә. Алар арасында өлкәннәр дә, тәҗрибәле салкын су хуҗалары да, әле яңа гына үзәккә йөри башлаганнары да бар. 
Быелгы кышкы йөзү сезонын да күбесе зарыгып көтеп алган. Үзләренең яраткан бәйрәмнәрен – Яңа елны да тиешле дәрәҗәдә, бары тик моржларга гына хас үзенчәлек белән каршылаганнар, салкын су хужалары Яңа ел төнен бәкедә, салкын су эчендә уздыра. 
– Моны без төнге бәйрәм коенулары дип атыйбыз. Бу традициягә инде берничә ел. Шулай итеп яңа елга яңа туган баладай яңа хисләр белән керәбез, - дип сөйләде клубның «әтисе» Михаил Егор улы. – Яңа елга аяк атлаган көннәрдә тагын бер матур гадәт бар клубта. Иң активларыбыз кышкы урманга сәфәр кыла. 5 метрлы чум – кышкы палатка ясыйбыз, зур учак кабызабыз, җырлап, биеп чын-чынлап күңел ачабыз. Быел да Әлмәттән ерак түгел бик матур бер урманга 44 кеше кунача бардык. 
Массакүләм чараларга килгәндә, алар әле гыйнвар аенда башланачак кына. Крещения коенуларында Зәңгәр күлгә 1000 ләп кеше килер дип көтелә. Шулай ук, 10- 11 февраль көннәрендә республикакүләм кышкы йөзү буенча 10 нчы чемпионат узачак. Бирегә хәтта Ерак Көнчыгыштан ук атаклы моржлар килергә тиеш. Ә Әлмәт моржлары өчен бу 42 нче сезонлы ярышлар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса