Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мэры 355 ишегалдын җәяү йөреп чыкты [+Ремонт булачак ишегаллары исемлеге]

Район башлыгы Айрат Хәйруллин ТОС мөдирләре һәм служба җитәкчеләре белән берлектә шәһәребезнең 355 ишегалдын җәяү йөреп чыкты һәм 865 күпфатирлы йорт биләмәләренең хәл-торышын, юлларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын тикшерде.

Эшлекле төркем күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонт барышы белән дә танышты. Соңрак башлык шәхси сектор буенча велосәяхәт кылды. Ачыкланган барлык җитешсезлекләр буенча Айрат Ринатович тиешле службаларга күрсәтмәләр бирде. 
Агымдагы елда «Минем яраткан ишегалды» программасы дәвамлы булачак. Әлеге тикшерүдән соң Җәлил ур., 33, Чернышевский ур., 45, Герцен ур., 88, 94, Гафиятуллин ур., 19, Гагарин ур., 15 адреслары буенча балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. 



31 ишегалды территориясе быел ремонт көтә: 
- Нефтьчеләр ур. 11,27,31 
- Гафиятуллин ур. 8,12,12а,26 
- Җәлил ур. 15,16,17,18 
- Бигәш ур. 131 
- Кошевой ур. 13,13а 
- Шевченко ур. 64,108 
- Яшьләр бистәсе, Комсомол ур. 1,2 
- Рус Акташы, Ленин ур. 1 
- Ленин ур. 38,68,73,89 
- К.Цеткин ур. 36а 
- Жуковский ур. 5 
- Автомобилистлар ур. 14,22 
- Төзүчеләр проспекты 55а/3 
- Фәхретдин ур. 14,24 
- Совет ур. 147,151а 
- Заслонов ур. 4,8 
- Тельман ур. 55 
- Пушкин ур. 39а 
- Төзүчеләр ур. 37 
- Тынычлык ур. 15 
- Түбән Мактама, Девон ур. 44 
- Түбән Мактама, Һ.Такташ ур 1,3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса