Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт легендасы Васыйл Хуҗахмәтов вафат

Бүген Әлмәтнең горурлыгы булган, мактаулы һәм хөрмәткә лаек шәхес Васыйл Хуҗахмәтовның йөрәге тибүдән туктады.

Васыйл Фатыйхович 11 ел буена Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе, 16 ел ветераннар Советы җитәкчесе булып эшләде. Берничә тапкыр төрле дәрәҗәдә депутат булып сайланды. Шәһәр һәм район тормышында актив катнашты. 
Васыйл Хуҗахмәтов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән. 2017 елда ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Васыйл Хужахмәтовны соңгы юлга озату иртәгә, 10 гыйнварда, «Нефтьче» Мәдәният сараенда 11.00 – 12.00 сәгатьләрдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса