Җәмгыять

Әлмәт кызчыгы Дубайдан призлы урын белән кайтты

Әлмәт гимнасткасы Дубайда булып узган Халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясап, өченче призлы урын алып кайтты.

«DuGym Cup 2017» нәфис гимнастика буенча ярышлар 7-9 декабрьдә оештырылды. Анда дөньяның 21 иленнән килгән 286 спортчы катнашты. Әлмәтле, «Виктория» спорт комплексында шөгыльләнүче Замира Рамазанова шәһәребез данын лаеклы яклады һәм спорттагы җиңүләр хәзинәсен Халыкара турнир медале белән баетты.