Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләренә яңа мәйдан төзелә

Әлмәттә кече бизнес өчен яңа мәйдан булдырылачак.

Муниципалитет аның өчен 40 гектар җир бүлеп бирергә әзер. Проектның финанс ягын исә дәүләт ярдәме белән чишү күзаллана. Шушы көннәрдә «Территория РОСТа» коворкинг-үзәгендә индустриаль парк проекты буенча фикер алыштылар. Яңа җитештерү юнәлешләрен җәелдерү өчен биредә коммуникацияләр уздыру, юллар төзү, яктырту җайланмалары белән тәэмин итү көтелә. Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча сектор мөдире вазифаларын башкаручы Венера Әхмәтова әйтүенә караганда, хәзер иң мөһиме, гомум концепцияне формалаштырып, эшмәкәрләр икътисад министрлыгы каршында бизнес-планны якларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса