Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт боксчылары республика данын яклаячак

Казанда 2002-2003 елгы спортчылар арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте.

Анда «Девон-Юность» бокс клубыннан Әлмәт җыелмасы уңышлы чыгыш ясады. Яков Бодрягин (70 кг), Хазар Мехтизаде (46 кг), Назар Мехтизаде (66 кг) беренче урыннарны яуладылар. Рамис Галиев (57 кг), Алмаз Насыйбуллин (75 кг) өченче урынга лаек булдылар. 
Балаларның тренеры Раджив Низамеев. 
Шулай ук «Әлмәтнефть» спорткомплексыннан Сергей Николаев (66 кг) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, икенче урынга чыкты. Тренеры - Тимур Димирбеков. 
Беренче урынга лаек булган егетләр Татарстан җыелмасы составына кертелде. Алар март аенда Ижевскида узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә республика данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса