Җәмгыять

Әлмәт балалары Кыш бабай белән сөйләшә ала

«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт бүлеге балалар өчен «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» дигән акция үткәрә.

4 тән алып 14 яшькә кадәрге балалар 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр 45-49-99 телефоны буенча шалтыратып, Кыш бабай белән сөйләшә алалар.