Республиканың авыл башкарма комитеты биналарын ремонтлау программасы исемлегендә янәдән әлмәтлеләр бар.
2017 елда Сөләйдәге бинага 1,1 млн сум бирелгән булса, быел каралган 4,228 миллион сумга Кәләйдә өр-яңа бина төзеләчәк. Яшьләр бистәсендә исә Мәдәният йортын ремонтлауга 15 миллион сумнан артык акча бүленә. Спорт мәйданчыклары төзү буенча программа эшләвен дәвам итә. 21 нче мәктәп территориясеннән тыш 4 авылда шундый мәйданчык төзеләчәк. Болар – Васильевка ( лимит 0, 911 млн сум), Кичү (2,032 млн), Нәдер (2,032 млн), Иске Суркин (2,032 млн).