Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында: "Без киләчәк Россиянең каркасын булдырабыз"

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр якындагы унъеллыкларда илне тотып торачак каркаска әйләнергә тиеш.

"Мин үземне бик зур сәяси (мин илем тормышында эпохаль вакыйга турында әйтер идем) вакыйгада катнашкан кебек хис итәм. Чөнки бүгенге тавыш бирү белән без киләчәк Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм рухи каркасын булдырабыз. Хәзер булган үзгәрешләр дә бик зур һәм масштаблы булып тора. Шуңа күрә бик зур, мөһим вакыйгада катнашу хисләре били. Тавыш бирергә һичшиксез, кирәк иде. Мин РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплавымны яшермим. Һәм миңа, татарстанлы буларак, бу төзәтмәләрдә күпмилләтле илебезнең бердәм мәдәнияте буларак, телләр, этнослар, мәдәниятләр бердәмлеге, безнең культураларның тигез хокуклылыгы яңгыравы аеруча мөһим”, - дип билгеләп үткән Олег Морозов.

Ул шулай ук Татарстан башкарган эшләрнең күбесе хәзерге Конституциягә һәм аның текстларына төзәтмәләргә күчте, дип өстәгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса