Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны искә алды

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.

Ул әлегә рәсми статуска ия түгел, әмма елдан-ел билгеле була бара. 2009 елдан әлеге бәйрәм шулай ук "сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу һәм кайгы көне" дип атала.

Бу Россия өчен көрәшкән барлык кешеләрне искә алу көне - сугышларда һәм кораллы конфликтларда, Ватанны саклау буенча үз бурычларын үтәгәннәр көне.

Бүген бу мөһим датада "Боевое братство" Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлекчәсенең Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салдылар.

Без хәтерлибез, без горурланабыз....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса