Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда ике айлык балага уникаль операция ясадылар

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ярдәменнән башка баланың кулы зәгыйфьләнергә мөмкин иде.

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә ике айлык кыз балага иңбаш артериясендә тумыштан килгән аневризманы алу буенча уникаль операция ясадылар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аневризма – ул кан тамырларының стенасы чыгып торуы. Бу тукымаларның тартылуы һәм юкаруы аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә күрше әгъзаларга басым ясаучы һәм аларның эшен кыенлыштыручы капчык пәйда була.

Бу операциягә кадәр дөньяда табиблар барлыгы шундый 14 операция ясаган. Иң кечкенә пациентка 6 ай булган.

“Диагностика балаларда бу патология сирәк булуы аркасында катлауланды, әмма ангиографик тишеренүләрдән башка, эксперт класслы УЗИ аппараты ярдәмендә диагноз куйдык. Шулай итеп, бала наркоз, инвазия һәм нурланыш кичермәде”, - дип сөйләде Республика балалар клиник хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы табибы Олеся Печерица.

 

Аневризма үсү аркасында кул шешкән, начар хәрәкәтләнә башлаган. Әгәр табиблар балага ярдәм итмәсә, беләк һәм кул чугы зәгыйфьләнергә мөмкин иде.

“Операция вакытында артерияләрдә пульс билгеләнмәде. Озакка сузарга ярамый иде”, - дип сөйләде кызны дәвалаучы табиб, Республика балалар клиник хастаханәсе хирургы, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Осипов.

Олы кешегә мондый очракта протез куялар, әмма бала өчен бу вариант туры килми, чөнки протез бала белән бергә үсми. Шуңа күрә табиблар аневризманы алгач, артериянең җитеп бетмәгән урынын гипслы лонгет белән алыштыралар. Хирурглар 24 тапкыр зурайтылган микроскоп астында кан тамырлары башларын тарттырмыйча тектеләр.

Кыз баланы 14 көннән хастаханәдән чыгардылар. Ике айдан баланың кан тамыры диаметры 2 тапкыр арткан. Операциядән соң өч ай узгач, бала үзен яхшы хис итә башлаган.

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса