Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөнаһ үземдә, кызым...

Түшәмнәре чиксез күк, идәннәре коры җир, түшәкләре катыргы-кәгазь. Ашарга каты-коты, ятсаң да, торсаң да шул бер үк кием...

Андыйлар Әлмәттә дә күп. 

Җәяүлеләр кичүе, җир асты юлы тирәләрендә берәм-сәрән утырган абзый-апаларны күргәләгән бар иде, язмыштыр дип үтеп китә идем, алларында торган капларына акча да салгалаган бар. Сүз катмаска, якын килмәскә тырышу миңа гына түгел, күпләребезгә хас. Ә бу юлы үзем алар белән аралашырга дип төркемнәре янына ук бардым. Руслан Бажутов (аның белән әңгәмә газетабызның 9 октябрь санында чыкты) һәм «Ансар» фонды хезмәткәрләренең аларны төшке аш белән сыйлыйсы көнендә. Нишләп бу көнгә калганнар, борылыш чоры ничегрәк булган, хәзер ни рәвешле көн күрәләр – ничек тә аралашырга иде исәп. Үзем шүрлим, ерак Каф таулары ягына атап озатмаслармы дип шикләнәм. Руслан һәм аның командасы гына көч биреп тора. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, төшке аш ашап алсыннар, кәефләре күтәрелер дип көттем. Сый мулдан иде анысы. Фонд хезмәткәрләре кайнар ризык белән сыйлый, бер пакет азык-төлек тә тутырып җибәрә. Калтыранган куллары белән йотлыгып тукланучы абый-апаларны күзәтү бер дә җиңел булмады. Аларны да әти-әнисе дөньяга бәхетле булсыннар дип баккан булган югыйсә... 

 

Ашап алгач, җанланып киттеләр.

 

 

 

Җаен туры китереп, читтәрәк утырган берсенә кыяр-кыймас кына сүз каттым: 
 

- Тамак туйды, сөйләшеп алсак та була, - дип җаваплады минем соравыма абзый. Керәшен булып чыкты ахры, үзе Михаил Сокров, үзе русчам чамалы дип, татарча сөйләде.
- Эшләп йөргән булдым инде... – тынлык урнашты. Абзыйның йөз чалымнары җитдиләнде, күңеле дә тулды кебек. - Гөнаһлар азактан килеп чыга икән, кызым, русча әйтмешли «за все надо платить». Һәр нәрсәнең башы яхшы булучан, үзеңне тәртиптә тотып яшәп кенә булмый кайчакларда. Кем белән бәйләнешеп китүдән дә тора. Үз-үзеңне белеп, иртәгәне уйлап йөрергә кирәк икән. Бу дөньяга кунакка кына килгәнебезне беләбез.... Яхшы беләбез дә бит, ә безгә барыбер буталышып бетәргә кирәк. Эшне дә яратам, «стержень» булмады. Максат булмагач, булмый инде ул. Һөнәрең булып та, эчеңдә көчле рух, ышаныч булмаса, бетте дигән сүз. Бүген көн үтте әле дип әлке-сәлке йөреп тә була дип уйлыйсың. Һәр иртәне рәхмәт әйтүдән башласаң, булыр иде.

 

- Гаиләгез бар идеме? Балаларыгыз?  
- Бар иде, иптәшем яман шеш белән үлеп китте. Кызым бар. Аралашмыйбыз. Оныкларым да бар, - Михаил дәдәй елмаерга тырышты, тавышы калтырады.

 

- Күрешмисезме?
- Читтән генә күрәм. Әлмәттә яшиләр. Борчыйсым килми, оят бит, оят. Гаеп үземдә, кызым, гаиләмне, баламны гаепләмим. Гөнаһ үземдә... Теге дөньяга баргач, ничек җавап бирербез, менә шунысы бар әле. Яхшы кешеләрне дөньяга җибәргәнсез дип әле утырам да ул, менә шулай аш белән сыйлаучылар барлыгына сөенеп...

 

Михаил Сокровка 59 яшь тула. Онкология белән авырый икән. Бакчаларда кунып йөри.

Безнең сөйләшүне тыңлап торган Фәридә исемле ханым аңа операция кирәк булуын, моның өчен Казанга барырга кирәклеген, акча юклыгын әйтте. 

 


 

- Монда һәркем ярдәмгә мохтаҗ. Әнә Димада ВИЧ, аңа да дәвалану кирәк. Үзем пенсионер, 2 нче төркем инвалид, рак белән авырыйм. Кызым инвалид иде, параличлы булып гомер буе ятты. 20 ел аны карадым. 2017 елда гомере өзелде.
 

- Хәзер беркемегез дә юкмы?
- Якыннарым юк. Кызымны тапканда яшәр урыным булмады, бик зур авырлык белән таптым аны, авыру туды. Мине балалар хастаханәсендә яхшы хәтерлиләрдер. Аннары үзәк район хастаханәсенә дә табибларга еш йөрдек. Эшли дә алмадым бала белән утыргач. Пенсиям шуңа бәләкәй, нибары 8 мең сум, квартплатага 7 мең түлим. Киенергә, ашарга да акча кирәк. 

 

Фәридә апаның төшенкелеккә бирелергә тырышмавы күренеп тора. Ул төшке аш таратканда да һәрберсен кайгыртып йөрде, хәлләрен сорашты. 
 

- Без бирегә үз акчабыз җитмәгәнгә күрә киләбез. Үз аякларында килә алганнар килә, өйдә утыручылар да күп бит. Мохтаҗлар бу шәһәрдә сез уйлаганнан да күбрәк. «Ансар» безгә дарулар белән дә ярдәм итә. Үз акчаларын түләп, безне троллейбуста базарга кадәр алып бардылар бервакыт. Без үзебезгә киемнәр, аяк киемнәре, кирәк-яраклар алдык. Кемдә артык суыткыч, кием-салым бар, барын да кабул итәбез. Без барыбыз да ялгыз, - дип ярдәм сорады ул. Үзе уңайсызлана, үзе ояла Фәридә апа. Күзләрен яшь каплады...
 

Аларга теләкләремне җиткереп кузгалганда агач әрҗә белән тәгәрмәчле арба тәгәрәтүче ханымга күзем төште. Сул кулы эшләми булса кирәк, яраланган кош канаты кебек селкенә, аксый да әле. Аның ягына атлаганда фондның бер хезмәткәре тиз генә апа янына килеп, минем белән сөйләшүен сорады. Ул каршы килмәде.


 

 

- Мин Азнакайныкы. Урсалбашка кияүгә чыктым, аннары Әлмәткә күчендек. Яшәгән йортыбыз 1924 елгы иде, шартлар начар булгач, Казанга Президентка хат яздык, шуннан соң безгә фатир бирделәр. Әни 1927 елгы иде, үлде. Балаларыбыз булмады. Хәзер абый белән икәү генә яшибез. 2 нче төркем инвалид ул. Үземә өч тапкыр инсульт булды. Бер кул белән ашарга пешерәм. Аллага шөкер, уң кулым эшли. Авылда бәрәңге үстердек, әз булса да акча булыр дип, шуны сатарга чыгам, - дип сөйләде ул. 
 

Гөлүсә Закировага 51 яшь. Абыйсы Альберт 1964 елгы. Абыйлы-сеңелле инвалидларга 10 нчы катка күтәрелү-төшү дә җиңел түгел икән. 
 

- Лифт кайчакларда эшләми. Йөрүе әҗәл белән бер. 8 Март урамындагы 32 нче йортта яшибез. Балконнан су ага, бик авыр. Хуҗаларга да әйттек. Ярар, диләр дә бетте... 
Бу аралашулар тәмам хәлемне алды. Бәхетсез картлык диюләре шулдыр. Гөнаһлар өчен җәзамы, яралы язмышмы бу?.. Чәчләргә чал кунып, балалар янәшәсендә буласы урынга беркемгә дә кирәкмичә урамда калулардан алла сакласын икән.  

 

Гөлназ Гыйззәтуллина

Җитәкче сүзе
Мохтаҗлар һәм аларның проблемаларын социаль яклау идарәсенә дә җиткердек. Идарә начальнигы Кадрия Гыйматдинова министрлыкта бу юнәлештә эшчәнлек алып барылуын әйтте. Урамда калганнар белән сөйләшеп, хезмәткәрләр аларга Бөгелмәдәге «Маяк» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаучыларны социаль адаптацияләү үзәгенә барырга тәкъдим итә икән. Моннан тыш, 2016 елда Әлмәт хакимияте андыйлар өчен Тихоновкада приют максатында бина бүлеп биргән. Биредә ашату-төн кундыру гына түгел, мохтаҗларны кабат җәмгыятькә кайтару максатын да күзаллыйлар. Дәвалау, юрист ярдәме дә бар. Пандемия башлангач, билгеле, приютны ябарга туры килгән...

 

Реквизитлар:
Акча күчергәндә: «Благотворительное пожертвование на уставные цели фонда» дип язарга кирәк.
Исеме: БФ «АНСАР»-«ПОМОЩНИКИ»
ИНН: 1644096328
Исәп-хисап счеты: №40703810302500001522
БИК: 044525999
КПП: 770543002
Корр/счет 30101810845250000999 в ГУ банка России по ЦФО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса