Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тормыш төпкеле: Әлмәт урамнарында яшәү бармы?

Бүгенге тотрыксыз һәм кырыс заманда һич уйламаган кешеләр дә бөлгенлеккә төшәргә мөмкин.

Күптән түгел Инстаграмда күптәнге танышымның урамда яшәүче әлмәтлеләргә төшке аш өләшүен күреп гаҗәпкә калдым. Баксаң, ул аны атнасына ике көн оештыра икән, моннан тыш та изге гамәлләренең исәбе юк.

Юкка гына халыкта «Хәерчелек һәм төрмәгә юлыкмам дип уйлама» дип әйтмиләр. Бүгенге тотрыксыз һәм кырыс заманда һич уйламаган кешеләр дә бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Андый мисаллар юк түгел. Шөкер, мәрхәмәтле кешеләр дә бар. Шуларның берсе «Ансар» Хәйрия фонды директоры Руслан Бажутов.

Аны мин күптәннән беләм, журналистика өлкәсендә бик күп чараларны бергәләп яктырттык. Ул - фотограф, заманында үз фотостудиясен дә булдырган иде, бәйрәм агентлыгында да эшләде. Кайда гына булса да, хәйрия концертлары, ярминкәләр оештырып, мохтаҗларга булышуы да хәтергә нык сеңеп калган. Соңрак эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп караган, сатучы булып та эшләгән. Әмма гомере буена кызыл җеп булып сузылып килгән хәйриячелек аны барыбер җиңгән һәм ул баш-аягы белән шуңа чумган.

- Руслан, бу юнәлештә ныклап эшчәнлек җәелдерүең ничек башланды?

- Бервакыт бер яхшы дустым хәйрия фонды булдыру тәкъдиме ясады. 2-3 кеше җыелып, төрле алымнар кулланып карадык. Соңрак рәсми фонд булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Чөнки кешеләр бөтен Россиядән күпләп мөрәҗәгать итә башлады. Ә без кырыгалдарларга юлыкмас өчен һәр мәгълүматны тикшерергә тиеш. Шулай итеп «Ансар» Хәйрия фонды барлыкка килде. Гарәп теленнән тәрҗемәдә ул «ярдәмче» дигәнне аңлата. Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзә дигәндәй, кешеләр дә күбрәк килә башлады, без булдыра алган кадәр ярдәм итүгә алындык.

- Эшчәнлегегез нидән гыйбарәт?

- Без берничә проект гамәлгә ашырабыз. «Особенные дети», «Накорми бездомного», «Добрый пакет», «Строим мечети» дигән программаларыбыз бар. Үзенчәлекле балаларга ярдәм итү ДЦП, аутизм диагнозлы балаларны күз уңында тота. Аларга реабилитация һәм дәвалауга акча җыюны оештырабыз. Күпчелек мөрәҗәгатьләр буенча эшлибез. Ярдәмгә мохтаҗлар безне үзләре эзләп таба. «Сарафан радиосы» да яхшы эшли. Гадәттә, әти-әниләр безгә исемлек буенча документлар тапшыра, гаризалар яза, килешү төзелә, барысы да рәсмиләштерелә. Аннары без аларның гаиләләренә барып, сюжет ясыйбыз, кырыгалдарлык түгел икәнен күрсәтү өчен интервью төшерәбез һәм акча җыюны башлап җибәрәбез. Балаларны күпчелек Россиянең башка төбәкләрендәге көчле үзәкләргә дәвалауга җибәрәбез. Әлмәттә, кызганычка каршы, реабилитация үзәге юк. Ә бит ДЦП белән авыручы балалар шәһәрдә гаять күп, алар реабилитациягә Пензага кадәр бара. Ике атналап курслар узу чорында яшәү өчен дә акча кирәк. Бүгенге көндә ике балага акча җыелып бетеп килә. Сумманы тутыру өчен тагын 16 мең җыясы калды. Гомуми сумма 445 мең иде. Әлбәттә, әти-әниләргә рәхәт түгел, дәвалану бик кыйммәт.

Реабилитациягә генә (операция түгел) ярты миллион сум акча китә. Күбесе шуңа күрә кредитлар ала, бурычка җыя. Уйлап карасаң, алар моны машина, йорт, фатир алу өчен түгел, баланы сәламәтләндерү өчен эшли. ДЦП, гадәттә, бер яшькә кадәр ачыклана, күпләр аны дәвалап булмый дип ялгыша. Әмма иртә дәвалый башлаган очракта баланы йөри алырлык дәрәҗәгә җиткерергә була. Безнең тәҗрибәдә шундый очраклар да бар, утыра алмаган балалар реабилитациядән соң йөри дә башлады. Әниләр нык тырыша, билгеле. Аларны безнең чор геройлары дип атыйм. ДЦПлы бала тугач, ир-атлар нишләптер югалып кала, хәтта гаиләләрен ташлый. Ә әниләр үз баласы өчен көрәшә. Аларның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланырга гына кала.

«Добрый пакет» программасы буенча мохтаҗ, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек туплыйбыз. Бер пакет якынча 2000 тирәсе чыга. Бу эштә эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Гадәттә, кайберәүләр артык азык-төлек сатып ала да бозылганчы тота. Ә без аларны саклап калырга һәм файдага тотарга булышабыз. Бу «фудшеринг» дип атала. Чит илләрдә ул нык үсеш алган.

Мәчетләр, дини объектлар төзүгә ярдәм күрсәтү дә тулы көченә бара. Хәзерге вакытта Петуховка, Сарман, Казан, Агропоселоктагы объектларны төзекләндерүгә булышабыз. Әлеге программа ТР Диния нәзарәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Узган ел «Помогать легко» программасын башладык. Аның кысаларында эшмәкәрләр, оешмалар, юристлар үз керемнәренең бер өлешен хәйриягә җибәрә. Кемдер 5 %, икенчеләр 15 % бүлә.

- Күптән түгел Инстаграмга урамда яшәүче кешеләргә төшке аш өләшүең турында пост урнаштырдың. Моңа кайчан башлангыч салынды?

- Әлеге программага бер ел чамасы. Ул ачык мәйданчыкта күчмә төшке аш белән сыйлауны үз эченә ала. Аны атнасына ике тапкыр оештырабыз. Бер тапкыр ашатуга 3-5 мең тирәсе акча кирәк. Җәен 50 кешене ашаттык, кышын, язын 80 ләп иде. Аерым көннәрдә чиркәүләр дә төшке аш әзерли. Без бер үк көнгә туры китермәскә тырышабыз. Күптән түгел эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте, алар төшке ашны көн саен оештырырга тели. Беләсезме, кешеләрнең ач булуын, калтыранган куллары белән бер телем икмәккә үрелүләрен күрү бик авыр. Әлегә һава торышы мөмкинлек биргәндә төшке ашны ачык һавада таратабыз. Салкыннар башлангач, социаль ашханә булдыру теләге бар. Андый үзәк Казанда эшли инде. Биредә үк кешеләр киемнәр дә ала ала. Безнең шәһәрдә ачык һавада яшәүчеләр күп. Аларны үзәк урамнарда очратып булмый, һәммәсе дә подвалларда яшеренә. Тихоновкада 30 лап кеше өчен приют эшли иде, әмма коронавирус чорында ул вакытлыча ябылды.

Шундый кешеләр белән аралашкач, тормышның көтмәгәндә башка борылыш алу ихтималлыгын аңлыйсың. Бүген кеше хәлле, вазифадагы кеше булырга мөмкин, иртәгә урамда калуы да бар. Юл һәлакәтенә юлыгу, документларны урлату, йорт яну шуңа китереп җиткерә ала. Мин һәрвакыт әйтәм: үзеңнән югарыдагыларны түгел, үзеңнән түбән кешеләрне өстенлек итеп алырга кирәк. Әлбәттә, матди яктан. Кемдер миллионнарын саклап тота, ә кемнеңдер 1 мең акчасы да юк. Кыйммәтле машина, йорт, ремонтларның кирәге дә юк. Бу тормышның бәясе бик кечкенә. Мохтаҗлар белән аралашу тормышның бәһасен аңларга булыша. Күптән түгел җәяүлеләр кичүеннән светофорның яшел утына чыгып барганда минем үземне дә машина бәрдереп китте. Бу хәл мине төптән уйландырды. Шок хәлендә асфальтта ятам һәм билгесезлек... Күз алдыннан тормыш бер мизгел кебек уза икән. Ярты айлап аксап йөрдем, шөкер, сынулар булмады. Шушындый очраклар тормышның кадерен аңларга мәҗбүр итә. Кеше үзе белән милкен дә, акчасын да алып китә алмый, бары тик эш-гамәлләре генә аңа иярә. Безнең планета - изге эшләр кылу мәйданчыгы, аларны күбрәк эшләп өлгерергә кирәк.

- Кешеләргә ярдәм иткәндә нинди хисләр кичерәсең? Мондый проектларда катнашу сиңа нәрсә бирә?

- Беренче чиратта, канәгатьләнү хисе. Башкаларга үз вакытыңны, акчаңны, азык-төлек, белем бирү җанга рәхәтлек бирә. Кемдер башкалардан бүләк, акча алып канәгатьләнә. Әмма үзең биргәннән соң алган хисләр бөтенләй башка. Шул ук вакытта син саранлык дигән авыру белән дә көрәшәсең. 100 сум акча синең өчен берни дә булмаска мөмкин, ә кемгәдер ул бик зур сумма, аларның рәхмәте дә ихлас. Әмма изге гамәлләрне рәхмәт өчен эшләмисең, савабы булсын дип кыласың.

- Әйләнә-тирәдәгеләрнең сезне аңламаулары белән очрашканың бармы?

- Әлбәттә. Бәлки күп нәрсәне белмәүләре белән тәнкыйтьлиләрдер алар. Андый кеше, гадәттә, бөтенесеннән дә гаеп таба. Сирәк, әмма алар бар. Читтән күзәтеп торучылар шулайрак фикер йөртә. Кайберәүләр безне эчкечеләрне кайгыртасыз дип тәнкыйтьли, әмма без исерткеч эчемлек кулланучыларны ашатмыйбыз. Бу алар өчен дә мотивация. Кайнар ризык ашыйсың килсә - аек кил. Якыннан аралашкач, күбесенең эчмәүләре дә ачыклана. Кемнеңдер документлары юк, кайберләре акча эшләргә килеп, алданган, гаилә проблемалары булганнары да бар. Әти-әниләре белән ачуланышып өйдән китеп, урамда калучылар да очрый. Аларга өмет, тәмле сүз, якты йөз кирәк. Урамда яшәргә күнеккән кешегә кабаттан гадәти тормышка кайту уза алмаслык киртә кебек. Менә шуны узу өчен аларга безнең ярдәм мөһим. Ә изге күңелле кешеләр күп.

- Алар сезгә еш мөрәҗәгать итәме?

- Әйе, азык-төлек китерүчеләр күп, акчалата ярдәм итәләр. Волонтерлар да килә. Хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе үзләрен танытуларын теләми, алар моны кеше күрсенгә түгел, күңел кушканга эшли. Ярдәмнең исә бөтенесен дә кабул итәбез. Азык-төлек, транспорт, өстәл-урындыклар, киемнәр белән дә ярый. Бәлки социаль ашханә өчен берәр бина бардыр.

- Сезнең фондта ничә кеше эшли?

- Хәйрия фонды ачылганда попечительләр советы төзелде. Ул 4-5 кешедән тора иде. Кагыйдә буенча ул шулай булырга тиеш. Хезмәткәрләр саны 9 кеше, бухгалтерыбыз, юристыбыз бар. Һәр программага бер кеше җаваплы. Миңа бу эштә элекке тәҗрибәм - зур ярдәм. Фотолар, видеолар төшерү, фотошопта эшләү, җәмәгатьчелек белән аралашу файдага булды.

Башта боларны үзем башкардым, соңрак, йөкләнеш арткач, штатны арттырып, видеооператор да алдык. Эшчәнлек Әлмәт белән генә чикләнми, Казан, Чаллы, Түбән Кама, хәтта Татарстаннан тыш та безгә мөрәҗәгать итәләр. Аларга кырт кисеп булмый. Ярдәм итүнең төрле юлларын эзлибез. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә булышабыз. Мөмкинлектән файдаланып, шуны әйтәсем килә: ярдәм кирәк булучылар оялып тормасыннар иде, безгә килсеннәр. Сайтка да (bf-ansar.ru) язарга була, 8 (800) 200-70-13 кайнар телефон номерына шалтырата алалар.

- Нинди планнар, хыяллар белән яшисең?

- Беренчесе – «Накорми бездомного» программасы буенча социаль ашханә ачу теләге. Юристыбыз булудан файдаланып, күптән түгел анкеталар булдырдык. Урамда калганнар анда нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен яза. Бу безгә кемнең нинди проблемасы барлыгын белү өчен кирәк, бәлки кемгәдер эш кирәктер. Документларын торгызырга теләүчеләр бар. Балалар өчен реабилитация үзәге ачу, аңа яхшы белгечләр җәлеп итү хыялы белән яшибез. Бу әти-әниләр өчен зур бәхет булыр иде. Юлга, читтә яшәүгә дигән акчалары янга калыр иде. Без башлаганда бу кадәр үк колачлы эшчәнлек алып барырбыз дип уйламаган идек. Волонтерлар төркеме буларак кына башланган эшнең нәтиҗәсе дә саллы: 13 балага реабилитация узарга ярдәм итә алдык. Бу максатта бер балага юнәлдерелгән иң зур сумма 650 мең сум булды. Хәзер тагын 4 кешене алабыз. Кайберәүләр инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Зур программалардан тыш, бер көнлек акцияләр уздырабыз. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашабыз. 1 нче гимназия укучылары ел саен укытучыга дигән чәчәк өчен акча җыеп, аны балаларга реабилитация өчен безгә тапшыра. Ул сыйныф безгә үзе чыкты, без хәтта аптырап киттек, елның-елында хәзер изге гамәлне дәвам итәләр.

- Руслан, ни өчен үзеңне хәйрия эшчәнлегенә багышларга булдың?

- Нинди генә эшне алма, кешенең теләге булмаса, ул аны башкара алмый. Иң мөһиме, теләк кирәк, ул йөрәктән чыгарга тиеш. Минем үземне, көчемне, акчамны, вакытымны шуңа багышлыйсым килде.

Изге эштә уңышлар юлдаш булсын, игелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, Руслан!

 

Алсу Шиһапова:
- «Ансар» фонды безнең хыялны чынга ашырды. Май аенда акча җыеп (70 меңләп), июльдә Казанда реабилитация узып кайттык. Кызым хәзер үрмәли, утыра. Аңа 4 яшь. Фонд хезмәткәрләре бәйрәмнәрдә дә онытмый, бүләкләр биреп тора. Рәхмәт аларга!

Мәрҗәнә Дәүләтова:
- Безгә бәхет елмайды. Фондка мөрәҗәгать итү белән 2-3 көн эчендә 200 меңнән артыграк акча җыелды. Фонд безгә реабилитациягә бер еллык сумманы түләп куйды. Кызымның куллары ныгыды, хәле яхшырды. Озакламый Петербургка операциягә җыенабыз.

 

Илнур Галимуллин, 1 нче гимназиядә әтиләр берлеге рәисе:
- 3 ел элек сыйныфтагы бер баланың әнисе 1 сентябрьгә укытучыга чәчәк урынына акча җыеп, хәйриягә юнәлтергә тәкъдим ясады. Мин барысы да рәсми булсын дип, Руслан белән сөйләштем. Чәчәк берничә көннән соң шиңә, ә хәйрия кемгәдер булышачак. Укытучыбыз да чәчәкләргә акча түкмәгез ди иде. Беренче елны сумма әз җыелды. Бәясен кем күпме бирә дип билгеләгән идек. Икенче, өченче тапкырда сумма шактый җыелды. Алга таба да дәвам итү теләге бар.

 

 

Реквизитлар:
Акча күчергәндә: «Благотворительное пожертвование на уставные цели фонда» дип язарга кирәк.
Исеме: БФ «АНСАР»-«ПОМОЩНИКИ»
ИНН: 1644096328
Исәп-хисап счеты: №40703810302500001522
БИК: 044525999
КПП: 770543002
Корр/счет 30101810845250000999 в ГУ банка России по ЦФО

 

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса