Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Гыйльметдинов: "Конституциягә төзәтмәләр кертү халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телне саклауны гарантияли"

Ил Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрнең һәрбер блогы Россия халкы өчен мөһим булган социаль хокукларны яклау һәм дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләренә кагыла.

 Бу фикер белән бүген тавыш бирү барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов уртаклашты.

 "Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмау турындагы позицияне беркетә - бу бик мөһим норма. Төзәтмәләр күпмилләтле халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне саклауны гарантияли”, — диде Илдар Гыйльметдинов.

30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,8% тәшкил итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса