Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елховойда олы йөрәкле Ананы тәбрикләделәр

Елховойда Бөек Ватан сугышы ветераны, күп балалы ана - Абдуллина Рәйсә Камил кызы кунаклар кабул итте.

Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре һәм Елховой урта мәктәбе укучылары аны Әниләр көне белән котларга һәм Муса Җәлилгә 100 ел тулу уңаеннан ясалган медаль, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Россиядә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улының әманәтен дә тапшыру тантанасына, аның өенә килделәр. Татар әбекәйләренә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез, ак яулыклы Рәйсә апа кунакларны түр бүлмәдә елмаеп, шатланып каршы алды. Балалар, әбине бәйрәм белән котлап, үзләренең концерт номерларын куйдылар,әбигә атап, үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләме тапшырдылар. Тантананың төп өлешендә музей мөдире Мәдинә Мисбах кызы бәйрәм белән котлап җылы теләкләрен әйткәннән соң, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган медальне Рәйсә Камиловнага тапшырды һәм ак күңелле әбинең җилкәсенә ак яулык салды. 
Соңыннан мул бәйрәм табыны артында Рәйсә әби үзенең тормыш юлын бәян итте. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, 14 яшеннән башлап 45 ел буе эшләгән әбекәй. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмисең анннан. Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә улы Хәлил, килене Галия тәрбиясендә гомер кичерүче Рәйсә әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. Илгә-көнгә 5 кыз, 2 ул үстергән әбинең бүгенге көндә 21 оныгы, 27 оныкчыгы бар. Хәтере әйбәт әбинең, ул барысының да исемнәрен белә, алар белән горурлануын яшерми. Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Абдуллиннар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен олы йөрәкле Анага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса