Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлеге чикле Илнур гаиләсе белән республика бәйгесендә җиңде

Шушы көннәрдә экологик икеайлык кысаларында уздырылган «Экояз 2020» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Аны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәрде.

Җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгеләделәр. «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Ханнановлар гаиләсе җиңүче дип табылган.

Исегезгә төшерәбез, мөмкинлеге чикле Илнур Ханнанов үз гаиләсе белән быел әйләнә-тирәне чистартуга һәм яшелләндерүгә зур өлеш кертте.

Алар туган ягы Сарманның Ләшәү Тамак авылындагы Минзәлә елгасы буенда аллея булдырды, елга буендагы территорияне чүп-чардан чистартып чыкты. Хәзер Илнур авылдагы елга аша салынган иске күперне яңарту һәм авыл халкын коелы итү белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса