Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Зур йөрәкле, изге ниятле

Мөмкинлеге чикле Әлмәт егете быел әйләнә-тирәне чистартуга һәм яшелләндерүгә зур өлеш керткән.

Киңкырлы шәхес ул. Үз-үзенә бикләнеп, дөньясына үпкәләп, күктән бәхет көтеп утыра торганнардан түгел. Бер мизгелдә аягын югалтып та, язмыш сынавы алдында сыгылып калмаган, табибларны да гаҗәпкә калдырып, аягына баскан, сноуборд, серфинг белән мавыгучы, спорт ярышларында призлы урыннар яулаучы Илнур Ханнанов сәламәт кешеләргә үрнәк булырлык бик күп гамәлләр кыла. Актив, булдыра алмастай эшләрне дә ерып чыга, үз алдына максатлар куеп, аларга ирешә. Әлмәттә узган күмәк чаралар, кызыклы бәйгеләрнең үзәгендә дә ул. Балаларын да үз үрнәгендә тырыш, максатчан, изге ниятле итеп, күркәм гамәлләр белән тәрбияләргә омтыла. Күптән түгел аралашуыбыз барышында аның тирә-якны чистартуга, яшелләндерүгә үз өлешен кертүен белеп алдым. Һич гаҗәпләнмәдем: күңеле изгелектә булган, башкарган эшеннән канәгатьләнү хисе алучы егет, кулыннан килсә, бөтен хәятне нурга күмәр иде, мөгаен. Хәер, без аның турында киләчәктә ишетербез әле!

Илнур кечкенәдән табигатьне яратып үсә – бу әти-әнисенең тәрбиясе. Үзвакытында агачлар да утырта, шимбә өмәләрендә дә катнаша. Алар утырткан алмагачлар, наратлар гөрләп үсеп утыра. Хәзер әти кеше үзендәге әлеге сыйфатларын балаларында да тәрбияли. 8 яшьлек Азамат белән 12 яшьлек Азалиянең дә үз агачлары үсеп килә.

- Балаларыма үз гамәлләреңнең гомерлеккә калачагын аңлатам. Кечкенә үсентедән зур агач үсәчәген дә белә алар. Начар эшләп, аның өчен оялырлык булмасын дип өйрәтәм, - ди Илнур. – Ел саен агач утыртабыз. Балалар белән макулатура җыеп тапшырабыз да үсентеләр алабыз. Безнең хәзер үзебезнең алма бакчабыз бар, кедрлар да утырттык.

Моннан тыш, туган ягы Сарманның Ләшәү Тамак авылындагы Минзәлә инеше буенда гаилә аллея булдырган, биредә зәңгәр чыршылар үсә. Аны койма белән уратып та алганнар, ел саен агачларны арттырып та торалар. Хәзер алар саны 60 лап. Яшелләндерү белән генә чикләнми Ханнановлар, якын-тирә биләмәләрне чүп-чардан чистартуны да оештыралар.

- Һәр авылда зур чүплекләр бар, әмма кайберәүләр анда кадәр баруны кирәк санамый, көнкүреш калдыкларын ярамаган урыннарга да ташлап китәләр. Авариягә кадәр энергетика компаниясе җитәкчесе булып эшләгәндә, бульдозер белән елга һәм яр буендагы ике чүплекне эттергән идем, - дип искә ала Илнур.

Үзизоляция чорында да өйдә генә бикләнеп ятмаган гаилә. Минзәлә инешенә балыкка төшкәч, суда көнкүреш калдыклары йөзүен, яр буен чүп-чар «бизәвен» күреп, Илнурның эче поша. Тиешле службаларга шалтыратуны кирәк санамый, үзизоляция чоры булуын да уйлый. Шуңа да территорияне үзләре чистартырга чыгалар.

- 4 көн җыештырдык, 5 кубометр чүп-чар төяп түктек. Моның белән генә чикләнмәдек, корыган үләнне, чаган үсентеләрен дә чабып, җыеп чыктык. Хәзер монда ял итәргә дә була, - ди Илнур.

Ханнановларның әлеге гамәлләрен дуслары «Эколидер» бәйгесенә җибәрергә тәкъдим иткән. «Бәйге өчен эшләмәдек, шулай да заявка җибәрдек», - ди гаилә башлыгы.

Болар – тынгысыз Илнур башлангыч биргән кайбер эшләр генә. Ул хәзер башка максатларны тормышка ашыру теләге белән яна. Авылдагы инеш аша салынган иске күперне яңартасы килә аның. Әмма монысы бераз катлаулырак, аны төзекләндерү чыгымнар таләп итә. Шулай ук Илнурның авыл халкын коелы итәсе килә. 2000 нче елларда әтисе белән җирен казып, торбасын салып куялар, өске өлешен соңрак ясарбыз дип калдыралар, узган ел тирә-ягына бетон җәяләр, биләмәсен яшелләндерәләр.

Менә шундый үрнәк кеше ул Илнур! Кайбер сәламәт кешеләр кебек уфтанып, зарланып йөрми, яшәүдән, тормышыннан тәм таба, үз дөньясын үзе матурлый.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса