Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТРда өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча "Без бергә" акциясе дәвам итә

Әлеге акция кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлекне бушлай китерү оештырыла.

"Гаризаларны барысыннан да кабул итәргә тырышабыз, әмма басым — әлбәттә, риск төркемендә булган кешеләргә ясала: өлкәннәр, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, хроник авырулар булган ялгыз кешеләр», — дип аңлатты акциянең волонтерлык штабы җитәкчесе һәм «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова.

Волонтерлар туклану продуктлары, беренче чират кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итәләр. Татарстанлылар гаризаны кайнар линия 8 (800) 200-34-11 номерына шалтыратып калдыра ала. Өч көн дәвамында гариза штабка керә. Волонтер-медиклар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр, аңа нәрсә алып килергә кирәк икәнен аныклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса