Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИда яңа технология

"Рособрнадзор" БДИ җавапларын Интернетта оператив урнаштыруда гаепле укучыны билгеләргә мөмкинлек бирүче технология эшләгән.

Ведомство вәкилләре раславынча, Интернетта еш кына «ялган» җаваплар пәйда була. Экспертлар белдерүенчә, мәктәп укучыларына БДИ җавапларын Интернетта урнаштырган өчен аларның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылачагын аңлатырга кирәк.
"Рособрнадзор" идарәсе белдерүенчә, контроль-үлчәм материалларын эшләү һәм формалаштыру технологиясе әлеге материаллар җибәрелгән төбәкне, имтихан үткәрү пунктын, хәтта БДИда катнашучы конкрет укучыны да оператив ачыкларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ведомствода яңа технологиянең нечкәлекләрен һәм эш принципларын ачудан баш тарталар.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса