Әлмәттә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә.

Илебезнең киләчәге өчен җитәкчеләр дә тавыш бирә.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов 2 нче мәктәптә урнашкан 786 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Ул сайлауларга әнисе, мәгариф ветераны Роза Фатыйховна Маганова белән килде.
«Без бу илдә яшибез икән, димәк, безнең аңа турыдан-туры катнашыбыз бар. Барысы да үзебезнең кулларда», - диде Наил Өлфәт улы журналистларга.