Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар язучы Гөлнара Мирановага бүләк ясады [+ФОТОЛАР]

Уйлары һәм нечкә күңеле белән иҗатка чумган кешеләрнең тормышы аеруча кызыклы.

Алар дөньяны бөтенләй башкача күрә бит. Күңел кылларын тибрәндерерлек  шигырләр һәм хикәяләр язарга сәләтле иҗат ияләре арасында Гөлнара Миранова да бар. 9 ноябрь көнне ул туган көнен билгеләп узды. "Ямашнефть" гимназиясендә тәрбияләнүче балалар аның туган көне уңаеннан "Нәрсә ул бәхет?" дип аталган күңелле бәйрәм концерты әзерләделәр. Гөлнара Миранова аларның үзенә карата җылы мөнәсәбәтен югары бәяләде. 


- Без Гөлнара белән күптәннән таныш. Балалар аның шигырләрен, хикәяләрен бик теләп укыйлар һәм язучы апалары белән чираттагы очрашуны түземселек белән көтеп алалар. 
 “Белемле баш” исемле китабына презентация беренче тапкыр бездә узды. Шул мизгелдән без аны бөтен кичәләргә чакыра башладык. Алда да безне үзенең иҗаты белән куандырыр дип ышанып калабыз, - диде  тәрбияче -оештыручы Марина Крайнова.

 

 

 

Әлеге кичә котлау сүзләреннән башланды. Программа җырларга һәм биюләргә бай булды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады. Язучыны икеләтә сөендереп, искиткеч матур һәм тирән мәгънәле җырлар белән чыгыш ясадылар.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса